Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Ел саен җәйге каникул чорында балаларны походка алып чыгабыз

Ел саен җәйге каникул чорында балаларны походка алып чыгабыз. Быел авылның көнбатыш ягына сәяхәт кылдык. Өрәңгәр юлы белән барып, Сабантуй була торган урынны, иске зират яныннан узып авыл тарихы белән таныштырып уздык. Ухша елгасы буйлап, Корканыш чокырына таба юл алдык. Менә шушы чокырдан соң юл Чувашиянең Ормар районы Өрәңгәр (Яңа Морат) авылына илтә. Элек бу авылны татар авылы булган диеп тә әйтәләр. Ара якын булганлыктан, элек, Өрәңгәр авылы халкы белән безнең авыл аралашып яшәгәннәр. Чокыр аша, элек күпере дә булган. Хәзер, күпере дә калмаган, җәяүле сукмагы да юк. Шуңа юлыбызны чиктә туктатырга булдык. Төрле уеннар уйнап, тәмлүшкәләр белән сыйланып алгач, кайтыр юлга чыктык. Кайтып җиткәч, киләсе җәйдә тагын сәяхәткә чыгабыз диеп саубуллаштык.