Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

“Тормыш Тамчысы” акциясе

3 сентябрь көнне Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылды. “Тормыш Тамчысы” акциясе – ул хәтер билгесе, ул безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү.
Инде ничә ел рәттән узган «Тормыш тамчысы» акциясе терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында үткәрелә һәм 2004 елда Беслан мәктәбендә куркыныч фаҗига корбаннары истәлегенә багышлана.