Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

100 яшьлек авылдашыбыз, Ленинград блокадасын кичкән Валитова Вафирә әби белән очрашу

“Ладога” күле аша машинага төялеп чыкканда, безнең алда кеше белән төялеп барган машина, минем күз алдымда су астына төшеп китте….
Олы хөрмәткә лаек авылдашыбыз, Ленинград блокадасын кичкән ветераныбыз, җәйге матур көннәрнең берсендә, 100 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ә бүген исә, Вафирә апа белән тагын очрашып, сөйләшергә насыйп булды.
Язма героебызга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, онык-оныкчыклар кадер хөрмәтендә, шат күңелле булып яшәвен теләп калабыз. 🤲🤲🤲
Сентябрь ае, Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгаларының берсе булган Ленинград блокадасы турында, нинди авырлыклар күреп яшәгәнен сөйләп үтте Вафирә апа.
Яшь буынга матур теләкләрен теләде.
#КультураТатарстан
#КультураЗеленодольск
#АкзигитовскийСДК
#80летВеликойПобеде