Бүген мәдәният йортында Өлкәннәр көнен билгеләп үттек
Бәйрәм кичәсенә сәнгать өлкәсендә эшләп чыккан ветераннарыбызны һәм хәзерге вакытта безнең белән бергә төрле мәдәни чараларда актив катнашкан апаларыбызны чакырдык. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер,сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Бәйрәмне авылыбызнын имам-хатыйбы Равил хәзрәт Кадиров үзенең матур теләкләре ,хәер-догалары белән башлар җибәрде, авыл җирлеге башлыгы Илнур Мансур улы Саттаров котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Депутат Садыйков Эдуард Алмаз улы ветераннарыбызга бүләкләр тапшырды. Аңа эшендә уңышлар теләп, рәхмәт әйтеп догалар кылынды. Бәйрәм сый-хөрмәтле чәй өстәле артында дәвам итеп, аның барышында олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар. Бәйрәмгә һәрберсе күчтәнәчләр белән килгән иделәр һәм без аларга рәхмәтләребезне белдерәбез. 🤲🤲