Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Сафиуллина Хәмидә апаны 90 яшьлек юбилее белән котладык

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бүген, 2 нче октябрь көнне авылыбызнынң хөрмәтле кешесе тыл Һәм хезмәт ветераны Сафиуллина Хәмидә Сәлах кызына 90 яшь тулды. Гомер бәйрәме белән Хәмидә апаны, Акъегет авылы җирлеге башлыгы Садыков Әсхәт Хәмзә улы белән мәдәният хезмәткәрләре, Яшел Үзән районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович исеменнән котладылар.
Юбилярыбыз Хәмидә апа, ире Марсель абый белән 67 ел бергә, иңне-иңгә куеп, бик матур гомер иттеләр. 4 бала тәрбияләп үстерделәр.
Кызганычка каршы 2 ел элек, 95 яшендә Марсель абый вафат булды.
Бүгенге көндә Хәмидә апаның 8 оныгы,14 оныкчыгы бар. Балалары,оныклары,оныкчыклары Хәмидә апага моңаерга,уйланырга юл куймыйлар,туган нигезгә шатланып кайтып йориләр. Хәмидә апа бүгенге көненә шөкер итеп, озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала. Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәләмәтлек,туган җирендә гомер итү Һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу-ди тыл hәм хезмәт ветераны Сафиуллина Хәмидә апа. Юбилей көнендә аңа сәләмәтлек, күңел тынычлыгы,бәхетле картлык телибез. Хөрмәтле Хәмидә Сәлах кызы! Үз үзегезне аямыйча сезнең хезмәтегез яшь буынга үрнәк булып тора.Сезгә бәхетле имин тормыш ,балаларыгызның,якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә ходай насыйп итсен, киләчәктә дә.
Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Хәмидә апаның авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары Һәм уллары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле, яраткан әби. Халкыбыз,җиребез иминлектә,бәхет Һәм шатлыкта яшәсен дигән телэктэ калам ди юбиляр.