Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

“Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик”

Коррупция – хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Аңа нинди дә булса кеше дучар булырга мөмкин: җитәкчеләр, судьялар, депутатлар, имтихан кабул итүчеләр һәм башкалар. Бу өлкәдә хокук бозучыларның барысын да бер стимул берләштерә – икътисадый табыш алу. Әмма шул ук вакытта алар фаш ителү һәм җәза алу куркынычы кичерә. Хәзерге җәмгыятьтә мошенниклык очраклары, ришвәт алу, янап куркыту, ришвәтләр белән ничек көрәшергә? Барыннан да элек, тирә-юньдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк.
Акъегет авылы мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән коррупциягә каршы тору, профилактикалау максатыннан әңгәмәләр, тренинглар, мәгълүмат сәгатьләре оештыра.