Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

“Күңелегез сезнең гел яшь!” Өлкәннәр көне уңаеннан зур концерт

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Өлкәннәр көне –олы буын кешеләренә тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Без мәдәният йортыбызда авыл җирлеге һәм китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм оештырдык, “Күңелегез сезнең гел яшь” дип исемләнгән зур концерт куйдык.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев бәйрәмгә килгән кунакларны кайнар сәламләде.
Концерт беткәч бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бер-берләре белән озак күрешми торганлыктан үзара сөйләшеп туялмадылар. Алар рәхәтләнеп, күңелле ял итеп, авыл җирлеге башлыгының үз куллары белән пешергән пылавыннан авыз итеп, кайнар чәйләр эчеп, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар. Бәйрәм бик җанлы хәм куңелле узды. Барлык өлкәннәр дә бәйрәмнән кәнагәть калды.

#Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны #МуллаИлеавылы #Муллаилемәдәниятйорты #мәдәниятхезмәткәрләре #өлкәннәркөне