Экологическая акция “Очистим планету от мусора”
Ел саен Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән бергә “Планетаны чүп-чардан чистартыйк” бөтендөнья акциясендә катнаша. Балаларга кечкенәдән үк гади кагыйдәләргә өйрәтәбез: чүп-чар чыгармаска, өйдә, мәктәптә, урамда яки җәмәгать урынында чисталыкны күзәтергә.
Һәм без укучылар белән бергә чишмә буйларын, күл тирәләрен җыештырдык, күл тирәсенә утыртылган чәчәкләргә, агачларга, куакларга су сиптек. Соңыннан бергәләшеп табигатьтә утырып чәй эчтек Акциянең исеме төп максат булсын: Планетаны чүп-чардан чистартыйк!