“Минем яраткан йорт хайваным” викторина
Мәдәният йортында балалар белән “Минем яраткан йорт хайваным” темасына викторина үткәрдек.
Балаларның яраткан йорт хайваннары-эт,песи,ат икәнлекне аңладык.Алар яраткан этләренең, песиләренең исемнәрен атадылар.Викторинаның кызыклы сорауларына җавап бирделәр. Яраткан хайваннарын рәсемгә дә төшерделәр. Чара бик күңелле үтте.
#КультураЗеленодольск
#ЯшелҮзәнрайоны
#Авылымныңгүзәллеге
#МуллаИлемәдәниятйорты
#викторина
#Минемяратканхайваным
