“Көзге бал” уен кичәсе
11 нче октябрь Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Көзге бал” кичәсе уздырдык. Уенда “Миләш” һәм “Балан” командалары көч сынашты. Уенчыларыбызга бик кызыклы уеннар әзерләнгән иде. Бәрәңге кабыгын өзмичә әрчү, дүрт юллык көз темасына шигырь язу, аны сәнгатьле итеп уку, табышмакларга, сынамышларга җавап табу, күз бәйләгән килеш көзге нигъмәтләрнең тәмен татып белү, миләштән тапас ясау кебек биремнәр бар иде.
Кыскасы, ике команда арасында барган ярыш бик кызыклы һәм күңелле булды, “Балан” командасы җиңде. Уенчыларга кечкенә булса да призлар таратылды. Бәйрәмдә катнашучы барлык уенчыларыбызны да җиңүләре белән котлыйбыз.
#Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны
#Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #Муллаилемәдәниятйорты #культурататарстан #көзгебал2025