Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга

 Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.

Бүген Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Көнне төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә, терлекчелектә, кырчылыкта хезмәт куючылар бәйрәменә хуҗалык җитәкчеләре, колхозда эшләгән механизаторлар, сыер савучылар һәм башка белгечләр килгән иде. Тарихи мәгълүматларны чагылдырган презентация, бәйрәмдә катнашучыларны, колхозның гөрләп торган чагына, яшьлекләренә алып кайтты. Матур хәтирәләр, истәлекләр белән уртаклашып, тәмле чәй табыны артында бик җылы сөйләшү булды. Һәркем күтәренке кәеф, канәгатълек хисләре белән, рәхмәтләр әйтеп, кабат очрашуларга кадәр диеп таралышты.