Яшел Үзәндә Габдулла Тукай исемендәге XV махсус шигырь укучылар бәйгесе
15 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә, Габдулла Тукай исемендәге XV махсус шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Акъегет мәдәният йорты исеменнән, Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гибадуллина Арина әлеге бәйгедә бик яхшы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.