Актерлык уены- сәнгать эшчәнлеген, мәдәниятне һәм шул ук вакытта балаларга рухи-әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүне берләштергән сәнгатьнең уникаль төре
Актерлык осталыгы буенча практик дәресләр балага тупланган хис-кичерешләрен чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, дисциплина һәм максатчанлыкны үстерергә ярдәм итәчәк. “Актерлык осталыгы” мастер-классы — актерлык осталыгы нигезләренә багышланган.
Олы Ачасыр авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Әхмәт кызы балаларны иҗади сәләтләрен үстерү буенча берничә күнегү белән таныштырды. Коллектив эшчәнлек һәм диалоглы аралашу күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.