20 октябрь көнне Олы Ачасыр мәдәният йортында балалары өчен «Зарарлы гадәтләрсез» диеп исемләнгән әңгәмә булып үтте
Начар гадәтләр җиңел барлыкка килә, ә яхшыларын үзеңдә тәрбияләргә кирәк, һәм бу тырышлык таләп итә. Чарада балалар гадәтнең нәрсә икәнен, нинди гадәтләрнең файдалы саналуын, ә кайсыларының сәламәтлеккә зыян китерүен белделәр. Алып баручы балаларга сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, чыныгу турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне өйрәнделәр. Әңгәмәдә катнашучылар зарарлы гадәтләрне юкка чыгарырга һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылырга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.