“Мөнәҗәтләр -гаилә бизәге” бөтенроссия мөнәҗәт уку бәйгесе
🎤🕌Казан шәһәренең гаилә мәчетендә “Мөнәҗәтләр -гаилә бизәге” бөтенроссия мөнәҗәт уку бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Ул милли моңнарыбызны халыкка җиткерү; иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү; мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану максатыннан үткәрелде.
– Безнең авылыбызның матур апалары – Рахматуллина Кәдрия, Шаһабиева Сания, Халилова Рәмзия, Канакова Фәнзия һәм талантлы кызыбыз Айгөл Шакирова призлы урын алдылар. Чын күңелдән котлыйбыз аларны.
Бу мөнәҗәтләр бәйгесе бик тә матур, бик мәгънәле, югары ноктада, оешкан төстә узды, күңелдә матур хисләр калдырды.