Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

“Икмәк-бөтен нәрсәгә баш” тематик чара

Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ул – тормышыбыз чыганагы, элекке елларда гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган. “Икмәк – һәр нәрсәгә баш”, “Ипи-тоздан башка ашның тәме юк” кебек гыйбарәләрне без балачактан ук ишетеп үсәбез.
Мәдәният йортында балалар өчен “Икмәк-бөтен нәрсәгә баш” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балаларга тәмле икмәк пешерүнең серләре,  икмәкнең әһәмияте, аңа сакчыл караш булырга тиешлеге турында әңгәмә кордык. Шулай ук ипинең кеше организмына булган файдасы  турында сөйләштек.
Балалар икмәк безнең өстәлдә урын алсын өчен никадәр хезмәт салынуы, чәчүчеләрдән алып, икмәк салучыларга кадәр күпме кешенең тир түгүе турында белделәр.

#Авылымныңгүзәлкешеләре
#МуллаИлемәдәниятйорты
#ЯшелҮзәнрайоны
#КультураЗеленодольск
#информационпрограмма
#Икмәкбарнәрсәгәбаш