“Без бердәм” рәсем конкурсы
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көнне балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Мәдәният йортында шул уңайдан “Без бердәм” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырдык. Балаларны бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык, Ватаныбызның зур, матур икәнен, аның тарихи вакыйгаларга бай булуы, дәүләт символлары турында мәгълүмат бирдек. Чара барышында балалар матур рәсемнәр ясадылар. Соңыннан балаларның ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырдык.
#Авылымныңгүзәлкешеләре
#КультураЗеленодольска
#МуллаИлемәдәниятйорты
#выставкарисунков
#мыедины
