Гөлшат Мөхәммәдшина ‘Соңлаган бәхет” музыкаль комедия
Аналар көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында “Шоңкар” театр коллективы, Кама Тамагы районында яшәп иҗат итүче, үзешчән язучы Гөлшат Мөхәммәдшина пьесасы буенча куелган “Соңлаган бәхет” музыкаль комедиясен тәкъдим иттеләр.
Әсәрнең сюжеты да, вакыйгалар үсеше дә спектакльнең буеннан-буена тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.
Үзешчән артистлар сәхнәдә тулы бер гомер кичерделәр: алар тудырган образлар шулкадәр ышандырырлык һәм табигый иде, алар шатлыклары, сагышлары, өмет-хыяллары булган тулы бер тормышны тамаша кылдылар.
Тамашачыларга спектакль бик ошады, һәр эпизодтан соң көчле кул чабулар яңгырады, күз яше сөртүче тамашачылар да, эче катып көлүчеләр дә аз булмады. Тамаша беткәч тә көчле алкышлар тиз генә тынмады.
Рольләрне башкардылар:
Саимә – Рәзинә Сәйфетдинова
Гөлсем – Гөлназ Гыйззәтуллина
Вәсилә – Зилә Бикмөхәммәтова
Фәридә – Гөлнара Шакирова
Дамирә – Нәфисә Сәлахиева
#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге
#ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлемәдәниятйорты #Ватаннысаклаучыларелы2025 #Соңлаганбәхет