Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

“Мәңге истә тотарбыз” хәтер сәгате

Ел саен 3 декабрьдә “Билгесез Солдат” көне билгеләп үтелә.
Мулла Иле мәдәният йортында Билгесез солдат көненә багышланган “Мәңге истә тотарбыз” дигән Хәтер сәгате узды. Чара башында сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина бу истәлекле датаның кайчан һәм ни өчен барлыкка килүе, эзләү отрядлары, туганнар каберләре, Россиянең төрле почмакларында Билгесез солдат һәйкәлләре турында сөйләде.
Билгесез солдат көне – безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын истә алырга мөмкинлек бирүче истәлекле бер дата. Без бу истәлекне буыннан-буынга тапшырырга һәм сакларга тиешбез.

#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге
#ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлемәдәниятйорты #Ватаннысаклаучыларелы2025 #билгесезсолдаткөне