1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге, ягъни мәрхәмәт, игелек декадасы башланып китте
Инвалидлар декадасы уңаеннан “Дуслар янында” дигән акция астында, мәдәният йорты китапханә белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган авылдашларыбызның хәлләрен белеп кайттык.
Безнең баруыбыз аларның тормышына аз гына булса да ямь өстәгәндер, күңелләре булгандыр, дип уйлыйсы килә.
Әлеге авылдашларыбыз берсе дә ялгыз яшәми, аларны яратып, кайгыртып торучы олы йөрәкле якыннары бар.
Авыру кеше карауның нинди олы, авыр хезмәт икәнен аңлыйбыз. Сабырлык та, нык ихтыяр да таләп итә ул.
Балачактан инвалидларның түзем булган якыннарына чын күңелдән зур рәхмәт әйтәсебез килә.
Авыруны берәү дә сорап алмый. Кемдер ана карынында ук шушы язмышка дучар ителә, кайберәүләргә бу сынау көтмәгәндә килә.
Азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.
Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел.
Игелек кылыр өчен декада кирәкми!
Игелек кылыр өчен кеше булу да җитә!
#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге
#ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлемәдәниятйорты #Ватаннысаклаучыларелы2025 #инвалидлардекадасы