1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне
Бүгенге көндә СПИД турында кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты янаучы глобаль эпидемия буларак сөйлиләр. Бу авыру беренче тапкыр 1981 елның 5 июнендә Америкада теркәлә. 1988 елдан билгеләп үтелә башлый. Авыруга каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала.
Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату максатыннан Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Р. Р., 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен белешмә сәгате уздырды. Балаларга бу куркыныч инфекциянең ни рәвешле йогуы, аннан саклану юллары турында аңлатылды.
Гомернең һәм сәламәтлекнең кадере – аны югалткач кына арта дигән акыллы сүзләрне искә аласы килә. Безгә бирелгән гомерне ялгышлардан башка гына узсак идек.