3 декабрь – Халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне
3 нче декабрь көнне, барыбыз өчен дә әһәмиятле көн – язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле авылдашларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк