Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Мулла Иле мәдәният йортында яңа ел бәйрәме

31 декабрь кичендә Мулла Иле мәдәният йортында Яңа ел могҗизасы атмосферасы хөкем сөрде. «Яңа ел сәгате» дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнашу өчен төрле яшьтәге авылдашлар һәм кайткан кунаклар җыелды.
Кичәнең программасы да бай иде һәм ул беркемне дә битараф калдырмады.
Бәйрәмне “Яшьлек” бию төркеме яңа ел вальсы белән ачып җибәрде.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәләхиев залда утыручыларны бәйрәм белән котлады.
Төп кунаклар, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы булды. Аларның чын күңелдән котлаулары,  күңелле уеннары, матур теләкләре  барыбызда да күтәренке кәеф тудырды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән концерт программасы тамашачыларда аеруча соклану уятты. Артистлар кышка һәм Яңа елга багышланган дәртле биюләр, лирик җырлар, күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, эчләрне катырып көлдерерлек кызыклы скетчлар бүләк иттеләр.
Гөлназ Гыйззәтуллина, Зилә Бикмөхәммәтова, Дания Гыйззәтуллина, Гөлнара Шакировалар артистлардан кимен куймадылар. Театр артистлары бер кырыйда торырлык итеп скетчлар куйдылар.
Концертыбызның махсус кунагы – Мулла Иле сәхнәсендә җырлап үскән, бүгенге көндә зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы кызыбыз, безнең авылыбызның горурлыгы, йөзек кашы, җырчы , “Ягымлы Яз”, “Моңлы Татарстан”, “Татар Моңы “ конкурслары лауреаты Фирдания Зарифуллина-Насибуллина бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде.
Концертыбызның тагын бер кунагы – җырчыбыз Фирдания Бикмөхәммәтова. Фирдания гармунчылар ансамблендә җырлый. Яңа елда үзенең матур җырларын авылдашларыбызга да  бүләк итте.
Тамашачы бу кызларны көчле алкышлап кына калмады, алар янына чыгып рәхәтләнеп биеделәр.  Кабат-кабат җырлауларын сорап кул чаптылар.
Үзебезнең үзешчән җырчыларыбыз да – Миләүшә Шакирова, Гөлсу Җамалиева, Зилә Бикмөхәммәтова, Айгөл Шакировалар кимен куймады. Моңлы тавышлары белән тамашачы күңеленә хуш килделәр. Бер генә бәйрәм дә, бер гегә чара да алардан башка узмый.
Бәйрәм концертына матурлык бирүче, ямьләндерүче, ул инде әлбәттә “Яшьлек’ бию төркеме. Бик күпләрнең йөрәкләре җилкенгәндер бәйрәм көнне аларга карап. Егетләр дә, кызлар да сәхнәдә очып кына йөрде.
Бәйрәм концертына тагын бер ямь бирүче ансамбль “Сүнмәс дәрт” ансамбле. Алар кебек  “Чабата” биюен оста итеп биюче юктыр ул. Әле яңа елга тагын яңа бию өйрәнеп куйганнар.
Яңа ел кичендә “”Идел аръягы” үзәкләштерелгән клуб стстемасы” җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллин  әлеге ансамбльгә өр-яңа елкылдап тора торган костюмнар бүләк итеп китте. Чиксез рәхмәтле без аңа. Үз изгелеге үзенә меңе белән савап булып әйләнеп кайтсын. Биюче апаларыбыз яңа биюне дә яңа костюмнардан биеделәр.
Гомумән яңа ел бәйрәмендә катнашкан һәрбер артистка да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләренең берсе Яңа ел лотереясе уйнату булды. Бер генә дә отышсыз билет та  чыкмады. Отышлы билетларны тартып алган бәхетлеләр үзләре белән сувенирлар һәм татлы бүләкләр генә түгел, яхшы кәеф та алып киттеләр.
Менә шулай бер мизгелдә узды да китте яңа ел бәйрәме!

#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлеавылы  #Муллаилемәдәниятйорты
#Яңаел2026
#культуразеленодольска