Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Мулла Иле мәдәният йортында “Яңа ел могҗизалары” исемле күңелле уеннар

Мулла Иле мәдәният йортында ел саен кышкы яңа ел каникуллары вакытында төрле яшьтәге мәктәп балалары өчен төрле чаралар уза.
2 нче гыйнвар көнне “Яңа ел могҗизалары” исемле күңелле уеннар чарасы булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кызыклы уеннар әзерләгәннәр иде. Чарага  Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, алар төрле бәйгеләр, уеннар, биюләр, җырлар белән балаларның күңелләрен ачтылар. Уеннар вакытында балалар бәйрәм атмосферасын тойдылар. Аеруча балаларга “Кар бөртекләре” уены ошады
Чара ахырында Кыш бабай барлык балаларга баллы призлар өләшеп чыкты.

#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлеавылы  #Муллаилемәдәниятйорты
#Яңаел2026
#культуразеленодольска