Мулла Иле мәдәният йортында “Ә бездә яңа ел!” дип исемләнгән бию кичәсе
Яңа ел бәйрәме ничек инде дискәтүксез булсын ди. Дискәтүк яшьләр дөньясында һәм мәдәният өлкәсендә мөһим урынны алып тора. Мәдәният йортыбызда яңа елның бию кичәсе булып узды.
Чара күңелле үтте, барлык катнашучылар да рәхәтләнеп биеделәр. Кунаклар чын мәгънәсендә күңелле хатирәләргә чумып, күтәренке кәеф ала алдылар, ә иң мөһиме – җырлап, биеп вакыт үткәнне дә сизми калдылар.
#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлеавылы #Муллаилемәдәниятйорты
#Яңаел2026