Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

5 гыйнвар көнне Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар рәсемнәренә конкурс оештырдылар

5 гыйнвар көнне Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар рәсемнәренә конкурс оештырдылар. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Монда осталык та, җитезлек тә мөһим түгел. Иң мөһиме-тырышлык һәм фантазия. Балалар рәсемнәре конкурсы һәрвакыт кызыклы һәм файдалы чара, чөнки балалар рәсем ясарга, бер-берсенә һәм ата-аналарына рәсемнәрен күрсәтергә бик яраталар. Балалар кышкы пейзажны һәм кыш көне үзләрен шатландырган бөтен нәрсәне рәхәтләнеп сурәтләделәр. Һәрбер бала рәсемнәрдә үз тәэсирләрен белдерде, шуңа күрә матур килеп чыкты. Соңыннан Кыш бабай җибәргән күчтәнәчләрне өләштек.