Мәдәният йортында «Көйне таны» конкурсы.
Балалар барысы да җырларга һәм күңел ачарга ярата. Музыка -кешенең уңай хис-кичерешләр чыганагы!
6 гыйнвар көнне «Ләйсән» җыр түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә «Көйне таны» музыкаль — күңел ачу уены үткәрелде. Балалар түгәрәк җитәкчесе Гөлнур Әхмәт кызы белән берлектә көйләрне тыңлап, җырларны таныдылар. Башта балалар җырның минусовкасын тыңладылар, ә белгәч, шул көйне бердәм рәвештә җырладылар. Күңел ачу бик нәтиҗәле узды һәм соңыннан барлык балаларны да «тәмлүшкәләр» белән сыйладык…