Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Мулла Иле мәдәният йортында күңел ачу кичәсе

4 нче гыйнвар көнне мәдәният йортыбызда 80 нче, 90 нчы еллар хитларыннан торган бию кичәсе булып  узды. Чараны «Мираж» төркеме репертуарыннан «Музыка безне бәйләде» җыры белән ачып җибәрдек. Яраткан көйләр яшьлек елларын искә төшерде һәм янә ваемсыз вакытларга  алып кайтты.  Дискотекада яшьләр дә әлеге көйләргә бик теләп биеде.
Халык күңелендә мәңге онытылмас 80 -90 еллар дискотекасы зурларга һәм яшьләргә дә бик ошады.

#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлеавылы  #Муллаилемәдәниятйорты
#Яңаел2026
#культуразеленодольска