Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Мулла Иле мәдәният йортында “Могҗизага ышанабыз” дип исемләнгән рәсем ясау чарасы

Кыш — күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Үзенең салкын карлары, көчле бураннары белән матур ул.
Елның бу вакытында табигатьне тасвирлау — чын ләззәт.
6 нчы гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә  белән берлектә  балалар өчен “Могҗизага ышанабыз” дип исемләнгән рәсем ясау чарасы оештырылды. Балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар.
Бу чараның максаты: балаларның кыш турындагы белемнәрен киңәйтү; гадәти булмаган алымнар белән эшләүне дәвам итү; уйлау сәләтләрен, фантазияләрен, иҗади эшчәнлекләрен үстерү; әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү һәм табигатьнең матурлыгын тоя, күрә белергә өйрәтү.
Балалар рәсем ясау чарасында бик шатланып катнаштылар һәм үзләренең бай фантазияләрен һәм талантларын күрсәттеләр, үз осталыкларын күрсәттеләр.
Чара ахырында мәдәният йортыбызда күп еллар җитәкче булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлинә Гәбделхәева һәр балага йомшак уенчык бүләк итте.

#Авылымныңгүзәлкешеләре
#Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны
#МуллаИлеавылы  #Муллаилемәдәниятйорты
#Яңаел2026
#культуразеленодольска