Мулла Иле мәдәният йортында «Яшь буынны саклауда рухи һәм патриотик тәрбиянең әһәмияте» дип исемләнгән очрашу
25 гыйнвар көнне Мулла Иле мәдәният йортында «Яшь буынны саклауда рухи һәм патриотик тәрбиянең әһәмияте» дип исемләнгән бик матур, җылы, күркәм, эчтәлек¬ле һәм бик кирәкле очрашу булды.
Бу очрашуга Яшел Үзән шәһәре һәм районы мөхтәсибе, “Тарихи” мәчет имам-хатыйбы — Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Яшел Үзән «Мөслимәләр» җәмгыяте җитәкчесе Сания ханым Закирова килделәр.
Дин әһелләре халык күңелен иман нуры белән сафландыру, яктырту, аларга әхлакый тәрбия бирү буенча гаять зур һәм мөһим эшчәнлек алып бара.
Очрашуны “Җәмигъ” мәчете имамы Эмиль хәзрәт Җиһаншин шәкертләре белән изге Коръәни-Кәримнән сүрә-аятьләр уку белән башлап җибәрде.
Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җыелган халыкны вәгазъ-нәсихәт белән сәламләде, очрашу максатын һәм бурычларын аңлатты, киләчәктә дә шундый очрашуларның булачагына өмет белдерде.
Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, тел, дин, милләт белән горурлык хисләре — болар барысы да гаиләдә тәрбияләнә, балачактан канга сеңеп кала. Ә балаларга шул нигезле тәрбияне, телгә, милләткә, дингә мәхәббәтне әти-әни, әби сеңдерә, аңлата, тормыш гадәтенә кертеп җибәрә диде ул. Һәм бүгенге чарада изге Коръәни-Кәримнән сүрә-аятьләр укучы балаларга соклануын белдерде.
«Мөслимәләр» җәмгыяте җитәкчесе Сания ханым Закированың чыгышын йотлыгып тыңладык. Мәктәп, мәдәният йорты чараларына имамнарны чакырырга кирәк. Халыкка дин сабакларын өйрәтү өчен генә түгел, авыл тарихын, аның кешеләре, үткәннәре турында сөйләшергә. Үзебез якның истәлекле, матур урыннарына экскурсияләр оештырырга кирәк диде ул.
Бүген авылдашларны дин юлына өндәүче, дини белем бирүче мөслимә Алсу апа Канакова динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калып халыкка җиткерү юнәлешендә күп эшләр башкарабыз дип сүзләрен җиткерде.
Шушы очрашу чарасыннан без кыйммәтле киңәшләр, кирәкле тәҗрибәләр алдык – оештыручыларга да, үтемле итеп чыгыш ясау¬чыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз.
#ЯшелҮзәнрайоны #МуллаИлеавылы #Муллаилемәдәниятйорты
#Культуразеленодольска #ГодединстванародовРоссии #Годвоинскойитрудовойдобл