27 гыйнвар-Холокост корбаннарын искә алу көне
Холокост — нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдырган термин булып санала. Шул уңайдан, Акъегет мәктәбендә Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелде. Сәнгать җитәкчесе Борһанова Р. Р. укучыларга Холокостның мәгънәсен аңлатты, Освенцим лагере, нацистлар алып барган геноцид турында сөйләде.
Әлеге чаралар укучыларда зур тәэсир калдырды. Йомгаклау өлешендә балалар фашистлар кулыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.