Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

«Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясе.

27 гыйнвар — Русия тарихында истәлекле дата. Ул безгә 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелгән көн буларак билгеле.
Ачлык, шәһәрнең тоташ бомбага тотылуы, Төньяк башкала халкының батырлыгы тарихыбызда мәңгегә уелып калган. Ул вакытлардан соң 82 ел узган, әмма Ленинград халкының каһарманлыгы сабырлык өлгесе булып тора , без аны онытырга тиеш түгелбез.
Бу көннәрдә “Блокада икмәге” Бөтенроссия хәтер акциясе үткәрелә. Акъегет мәктәбе укучылары да патриотик акциягә кушылды. “Блокада икмәге” чарасында катнашучыларга Ленинградта яшәүчеләр кичергән авыр михнәтләр турында мәгълүматлар җиткерелде. Акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.