Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

«Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез»

4 нче февраль көнне, Яшел Үзән шәһәренең Милли мәдәни үсеш үзәгендә зур чара, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән “Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең район туры булып узды. 8 гаилә үзләрен күргәзмә оештыруда, милли ризыклар пешереп алып килүдә, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләр турында, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итү буенча көч сынаштылар.
Акъегет авылыннан, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә гаиләсе әлеге бәйгегә ныклап әзерләнеп, килгән кунакларны үзләренең тәмле, милли ризыклары, хуш исле кайнар чәйләре белән каршы алдылар. Сәхнәдә дә үзләрен сынатмадылар. Борһановларның укытучылык династиясе турында чыгыш ясап, кызлары белән җырлап, тамашачыларның күңеленә хуш килделәр. Афәрин диясе генә кала, әлеге күркәм гаиләгә. Сәламәт булып, тигезлек белән балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, зур уңышларга ирешеп яшәргә язсын киләчәктә дә.