Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Мулла Иле мәдәният йортында “Кошларны кыш көне ашатыйк!” дип аталган экологик акция

Кыш фасылы – канатлы дусларыбыз өчен бик авыр айлар. Бигрәк тә кыш ае салкын һәм карлы булса, аларга азык табуы кыенлаша.
Мулла Иле мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Оста куллар” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар ел саен “Кошларны кыш көне ашатыйк!” дип аталган экологик акциядә теләп катнаша. Быел да бу кирәкле чарада алар бик теләп катнашты. Алар белән берлектә кошларга җимлекләр ясадык, җимнәр салдык, агачларга элеп куйдык.

#Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #Муллаилемәдәниятйорты #2026ел #Кошларныкышкөнеашатыйк
#КультураЗеленодольск