20 нче февраль көнне, «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» һәм Халыкара туган телләр көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында “ТАТАР СҮЗЕ” VI районкүләм шигырь укучылар бәйгесе булып узды
Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатыннан уздырылды.
Бу бәйгедә үзенең ана теленә битараф булмаган, үзенең милләтен чын-чынлап яраткан татар җанлы кешеләр, туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләделәр.
Ә бәйгебезне Яшел Үзән муниципаль районы, «үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллин бу бәйгегә килгән барлык кешеләрне дә бәйрәм белән котлап аларга уңышлар теләп ачып җибәрде.
Шигырь бәйгесенә бик күп кунаклар — Яшел Үзән муниципаль районы, «үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» җитәкчесе Ульданова-Баязитова Светлана Әслах кызы, «Яшел Үзән» газетасы баш мөхәррире Илсөя Мансур кызы Садыйкова, «Яшел Үзән» газетасы журналистлары Алия Рафаэль кызы Гаязова һәм Чулпан Тәлгать кызы Гыйсмәтуллиналар килгән иде.
Бәйгебездә 6 яшьтән алып 80 яшенә кадәр булган 65 шигырь укучы көч сынашты.
Барлык катнашучыларга да дипломнар бирелде. .
Дүрт сәгать буе барган бәйгебез бер сулышта узды да китте.
“ТАТАР СҮЗЕ” дигән бәйге дәвамлы булсын, шигырь укучылар елдан-ел артып торсын.
Яшәсен — Ана телебез!
Яшәсен — Татар теле!
#ЯшелҮзәнрайоны #МуллаИлеавылы #Муллаилемәдәниятйорты
#Культуразеленодольска #ГодединстванародовРоссии #Годвоинскойитрудовойдоблести #Хәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы #Россияхалыкларыбердәмлегеелы #Татарсүзе2026