VI районкүләм «Татар сүзе» бәйгесе.
20 нче февраль көнне Мулла Иле мәдәният йортында, Халыкара туган тел көне уңаеннан, VI районкүләм «Татар сүзе» бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә авылыбыздан алты катнашучы чыгыш ясады.
Алар: Измайлова Фирдәүсә апа, Сираҗетдинова Гөлсинә апа, Нутфуллин Фирдүс, Борһанова Рәшидә, 8 нче сыйныф укучысы Гибадуллина Арина, 6 нчы сыйныф укучысы Ганиева Инзилә чыгыш ясады. Һәр катнашучы бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Афәрин!!!
Әлеге күркәм бәйрәмне оештыручы Мулла Иле мәдәният йорты кызларына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Кайбер фотолар, «Яшел Үзән Медиа» сайтыннан алынды .