Май чабу (Масленица) — борынгы рус халык бәйрәме.
Май чабу – Масленица – борынгы рус халык бәйрәме.
Ул христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бәйрәм датасы ел саен төрле. Быел Май чабу 16 — 22 февральгә туры килде.
Май чабу атнасында көн саен коймак пешерү матур традиция. Ә инде бәйрәм атнасының соңгы көнендә карачкы яндыру, күңел ачулар, чана шуу – иң күңелле мизгелләрдән санала.
Май чабу кышны озатып, җылылык хәбәрчесе булган язны һәм табигать яшәрү чорын каршы алуны аңлата.
Бәйрәмнең төп гореф-гадәте коймак пешерү.
Бу Бөек постка әзерлек чоры. Бу вакыт эчендә барлык үпкәләрне кичерергә, бөтен начарлыкны онытырга, ачуланышкан кешеләр татулашырга тиеш.
Бәйрәмнең традицияләре һәм йолалары
Май чабу — халык бәйрәмнәре атналыгы. Бу чор зур пост алдыннан ял итү һәм күңел ачу белән бәйле.
Иң популяр традиция – коймак пешерү. Борынгы славяннарда коймаклар кояшны гәүдәләндергән һәм искә алу ризыгы булып хезмәт иткән. Славян халыклары ата-бабаларының традицияләрен хөрмәт
итәләр һәм Май чабуга әлеге ризыкны әзерлиләр. Шәһәрләрдә ярминкәләр һәм базарлар оештырыла, аларда бәйрәм ризыкларыннан авыз итәргә һәм күңел ачуда катнашырга мөмкин.
Бүген, Яшел Үзән шәһәренең «Авангард» стадионында һәм «Каенлык» паркында «Май чабу» бәйрәмнәре гөрләде.
«Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллин җитәкчелегендә
Акьегет Норлат, Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре «Авангард» стадионында узган бәйрәмдә катнашып, шәһәр халкын коймак белән сыйлап кайттылар. 100 литрга якын коймак пешерелде.