Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

«Күңелле старт» ярышлары

Шушы айда Россиядә хәрби дан көне – немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көнне, Совет гаскәрләренең Әфганстан җирләреннән чыгарылган көн, Ватанны саклаучылар көне билгеләнеп үтелде. Әлеге көннәрне искә алу бик кирәкле, чөнки бу безнең тарих, ватанпәрвәрлек хисләрен ачу һәм тәрбияләүгә ныклы адым. Ватанпәрвәрлек – Россиянең көч һәм куәтләренең нигезе, һәм шушы юнәлештә узучы һәр чара үсеп килүче буында горурлык тәрбияли, Ватанны саклау барәбәренә гомерләрен биргән барлык солдатларга, райондашларыбызга хәтер билгесе булып тора.
Илебез тарихының төрле чорларында Ватанны саклаучыларның һәрберсенең тынычлыкка өлеше кергән һәм үсеп килүче яшь буын егетләрнең дә һәрберсе үзен яклаучы, сакчы булуын кечкенәдән үк йөрәгенә сеңдереп, гаиләсенең, якыннарының, илнең терәге була алсалар иде.
Патриотик ай кысаларында, мәктәбебездә төрле чаралар узды.
27 февраль көнне, 5-8 нче сыйныф укучылары белән берлектә, «Күңелле старт» ярышлары үткәрелде.