Йөгерә-йөгерә буран эзләреннән
Йөгерә-йөгерә буран эзләреннән,
Гөрләвекләр булып яз килә.
Һаваларны иңләп, кырлар тулып
Шатлык килә җиргә, наз килә.
Тышта ап-ак кар булса да, күктә яз кояшы балкый. Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте.
Шушы уңайдан Олы Ачасыр мәдәният йортында «Яз гөлләре Сезгә, хатын-кызлар» диеп аталган әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Бәйрәм кичәсе җыр, бию белән күңелле узды.
Кичәдә авылыбыздан чыккан шагыйрьләр катнашты: Адиятуллина Мәдинә апа, Валиуллин Госман, Касыймова Зөлфирә, Шайхуллина Алсу апа, Шигапова Алфинур апа, Гибадуллин Ильфат. Алар тамашачыларга үзләренең Әниләргә багышланган шигырьләрен бүләк иттеләр.
Ә инде авыл җирлеге башлыгы Саттаров Илнур Мансур улының бәйрәмгә килгән хатын-кызларыбызга чәчәкләр бүләк итүе — бәйрәмне тагын ямьләндереп җибәрде.