Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Мулла Иле мәдәният йортында «Безнең җир» дип исемләнгән экологик викторина.

Мәдәният йортында оста куллар түгәрәгенә йөрүче балалар белән «Безнең җир» дип исемләнгән экологик викторина үткәрдек. Балалар мәдәният хезмәткәре белән бергә табигать күренешләре турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Кызыл китапка кертелгән сирәк кошлар, бөҗәкләр, балыклар темасына бәхәсләштеләр. Викторина барышында балалар табигать турындагы табышмакларны чиштеләр, хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Укучыларның барысы да экологик викторинада яхшы белемнәрен күрсәттеләр, бик күп тәэсирләр һәм яхшы кәеф алдылар.

#КультураЗеленодольск
#Авылымныңгүзәлкешеләре
#экологиквикторина
#Безнеңҗир
#МуллаИлемәдәниятйорты
#МолвинскийСДК