«Нәүрүз бәйрәме»
19 нче март көнне, милли йолаларыбызның берсе булган, язны каршы алу — «Нәүрүз бәйрәме»‘алдыннан, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, балалар белән бергә бәйрәм өчен йомыркалар җыеп йөрдек.
Изге Рамазан аенда, үзеннән өлеш керткән һәр авылдашыбызга чиксез олы рәхмәтебезне белдерәбез🙏. Асия апа Каримуллина балаларга бәйрәм күчтәнәче өләште🙏🤲 .Аеруча бик зур рәхмәт балаларга, безнең белән булганнары өчен🤲🙏