Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

НӘҮРҮЗ бәйрәме

Бүген Олы Ачасыр мәдәният йортында китапханә, музей, мәктәп белән берлектә «Нәүрүз бәйрәме» узды. Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. «Нәүрүз бәйрәме » — тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә кунакка Нәүрүзбикә, Убырлы һәм төрки илләрдән кунаклар чакырылган иде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды. Чара тәмле коймак белән чәй эчү белән тәмамланды. Чарада катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Мәчет өлкәннәренә балаларны сөендергән өчен һәм Шәмсуллозода Хикмәтуллога плов өчен аерым рәхмәт.