Язны каршы алу «Карга боткасы»бәйрәме
Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр,ди.Алар язны кара каргалар алып килә ,дип уйлаганнар.Шуның өчен,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны «Карга боткасы»дип атаганнар.
Безнең мәдәният йорты,мәктәп,китапханә белән берлектә «Карга боткасы»фольклор бәйрәме үткәрелдё.Балаларны бу бәйрәмнең тарихы,гореф -гадәтләре һәм йолалары турында таныштырдык.Яз кызы «Нәүрүзбикәне» каршы алдык.Нәүрүзбикә белән балалар татар халкының җырлы -биюле түгәрәк уеннарында,милли ярышларда катнаштылар.Һәр килгән кунак карга боткасыннан,коймактан,татлы чәйдән авыз иттеләр .Ата -бабаларыбызның рухи байлыгы булган гореф -гадәтләр,йолалары буеннан -буынга күчсеннәр.Бәйрәмнәребез мөбарәк,табыннарыбыз түгәрәк булсын!
#культуразеленодольска
#нәүрүз2026
#культурататарстан
#күгәймәдәниятйорты