«Су тормыш чыганагы»
23 март көнне Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Су-тормыш чыганагы» дигән викторина үткәрелде. Чара барышында балалар суның үзлекләре, аның табигатьтә таралуы һәм кешенең судан файдалануы турында белделәр. Су үсемлекләре һәм хайваннары белән таныштылар, суда яшәүче әкият һәм мультфильм геройларын искә алдылар. Шулай ук без суны ничек саклап калырга һәм сулыкларны пычранудан ничек сакларга икәнлеге турында фикер алыштык