Мулла Иле мәдәният йортында «Сәламәт яшьләр — сәламәт Россия» дип исемләнгән чара булып узды
7 апрель көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт яшьләр — сәламәт Россия» дип исемләнгән чара узды. Авылыбызның фельдшеры — Лилия Фәһим кызы «Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре»темасына лекция укыды. Үз чыгышында ул шәхси гигиена, салкын тию һәм хроник авыруларны профилактикалау, вакцинациянең мөһимлеге, тормыш өчен куркыныч тудыра торган әйберләрне кулланмау турында сөйләде, даими медицина тикшерүе мәсьәләләренә дә кагылды, китапханәче — Зилә Зөфәр кызы сәламәтлек көне һәм сәламәтлек культурасын формалаштыруда китапның әһәмияте турында кыскача әйтеп үтте.Сәнгать җитәкчесе-Гөлназ Рухулла кызы сәламәтлек темасына викторина үткәрде. Яшьләр белән сәламәтлекнең төп чыганагы булган иртәнге зарядка күнегүләрен дә искә төшерделәр. Фельдшер яшьләргә сәламәтлеккә кагылышлы буклетлар өләште. Бу чара яшьләргә бик күп мәгълүмат алырга ярдәм итте.
#МуллаИлемәдәниятйорты
#Авылымныңгүзәлкешеләре
#КультураЗеленодольск
#МолвинскийСДК
#спортивнаяпрограмма
#ЗдороваямолодежьздороваяРоссия