Бөек Жиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг
9 май көнне безнең Күгәй авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.
Митингта сугыш чоры балалары,хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Авыл халкын, кунакларны һәм укучыларны бәйрәм белән Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хайбулла кызы Хсамутдинова котлады , сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе теләде.Балалар үзләренең чыгышларында җырлар һәм шигырьләр аша алар сугыш
елларының ачысын, солдатларның батырлыгын һәм Җиңү шатлыгын җиткерде. Күпләрнең күзләренә яшь килде. Чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады.
Яу кырында ятып калган һәм туган якларына әйләнеп кайткач та, бүген инде бакыйлыкка күчкән батыр якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.Митинг һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән тәмамланды