Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«ЦЕНТРАЛИЗОВАННАЯ КЛУБНАЯ СИСТЕМА «ЗАВОЛЖЬЕ»
gerb

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан «Спорт бәйрәме»

Безнең Күгәй авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан «Спорт бәйрәме» оештырылды.Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый,Чарада балалар да,өлкәннәр дә,яшьләрдә актив катнашты.Бу спорт бәйрәме
Ватанны саклаучыларның батырлыгына рәхмәт һәм хөрмәт билгесе,үсеп килүче яшь буында патриотик тәрбия буларак оештырылды.
Ничә еллар үтсә дә, 9 май безнең өчен хәтер һәм горурлык көне булып кала. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын, якыннарыбыз исән-сау булсын!Җиңү көне котлы булсын!